Яңалыклар
9 Июня 2022, 12:52

Фехтование үзәге төзеләчәк!

Барысы да уйлап эшләнер.

Фехтование үзәге төзеләчәк!Фехтование үзәге төзеләчәк!
Фехтование үзәге төзеләчәк!

Барысы да уйлап эшләнер.

 

Башкортстанның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы Фехтование үзәге төзү өчен җир участогы бүлгән.

– Башлангыч проект нигезендә, бинада ике универсаль һәм ике махсуслаштырылган зал, киенү-чишенү бүлмәләре, тернәкләндерү үзәге урнашачак, –  диде министр Наталья Полянская. – Шулай ук анда хәбәр итү һәм эвакуация белән идарә итү системасын үз эченә алган заманча хәвефсезлек шартлары да каралачак.

Моннан тыш, янәшәдәге территориядә күпфункцияле спорт тартмасы урнаштырылачак, йөгереш юллары да каралган. Үзәктә Башкортстанда фехтование үсеше тарихына багышланган музей ачылачак.

Участок Уфага нигез салынуның 450 еллыгын бәйрәм итүгә туры китерелгән объектларны төзү, реконструкцияләү, капиталь ремонтлау һәм төзекләндерү буенча чараларны тормышка ашыру өчен бирелгән.

Фехтование үзәге төзеләчәк!
Фехтование үзәге төзеләчәк!
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас