Яңалыклар
9 июнь 2022, 14:15

Чаралар күрү кирәк

Нинди шартлар бар? 

Чаралар күрү кирәкЧаралар күрү кирәк
Чаралар күрү кирәк

Нинди шартлар бар? 

 

Башкортстан Республикасының  сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министры Алексей Гусев Мәскәүдә узган VII Халыкара бизнес һәм власть форумында катнашты.

 

Ул эксперт сессиясе эшендә чыгышә ясады.  
- Килеп туган  икътисади чынбарлык күпләп сату өчен азык-төлек базарларын өстәмә булдыру кирәклеген күрсәтте. Андый мәйданнар көндәшлекне үстерә, димәк, бәяләр куелышын да ачыграк күрсәтә, –

диде безнең министр.
Моны хәл итүдә иң төп бурычларның берсе – зур булмаган фермер һәм шәхси хуҗалыкларны республиканың товар әйләнешенә җәлеп итү.

Республика инде пилот проектын булдыруга кереште: күпләп сату базарын булдыру өчен Башкортстан Хөкүмәте, Центросоюз һәм Башпотребсоюз арасында килешү төзелде.


– Әле ул проект өчен ышанычлы финанс терәк сайлау бара.

Бүген Башкортстанда 7 эре бүлгәләү үзәге федераль һәм региональ сәүдә челтәрләрен кирәкле товарлар белән тәэмин итү белән мәшгуль. Алар товар куючыларны һәм авыл хуҗалыгы продукциясе һәм азык-төлек җитештерүчеләрне сәүдә-склад комплекслары белән тәэмин итә, – диде Алексей Гусев.

Төбәктә шулай ук шушы тармактагы зур төзелешеләр, күпләп сату, логистика буенча эш алып барыла.



Чаралар күрү кирәк
Чаралар күрү кирәк
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас