

Башкортстанда берьюлы 8 районда туктаусыз яуган яңгырлар аркасында сабантуйлар күчерелде. Бу хакта район җитәкчеләренең рәсми битләрендә хәбәр ителә.
11 июньдә язгы кыр эшләре тәмамлануын 27 районда билгеләргә тиешләр иде. Традицион сабан бәйрәмен Белорет, Благовещен, Бөре, Бөрҗән, Мишкә, Нуриман, Салават, Чишмә районнарында күчергәннәр. Әлегә 11 июньдә буласы сабантуйлар 18 июньгә күчерелгән.
Башкортстанны Каспий диңгезеннән килгән көньк циклон каплап алды. Әлеге вакытта республиканың барлык почмакларында койма яңгырлар ява, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы елгалар күтәрелү хәвефе турында кисәтә.
Әйткәндәй, күрше Чиләбе өлкәсендә дә начар һава шартлары сәбәпле сабантуй бәйрәмен күчергәннәр.
Чыганак: bashinform.ru