+1 °С
Кар
Бу ялларда республика халкын өч бәйрәм көтә. 12 июньдә Русия көнен, Уфа шәһәре көне һәм Салават Юлаевның тууына 268 еллыкны бәйрәм итәчәкбез.
Әйткәндәй, быел Уфа башкала статусы алуының 100 еллыгын билгели. Шул уңайдан шәһәр халкы һәм кунаклар өчен зур бәйрәм программасы әзерләнгән.
Мәдәни һәм спорт чаралары башкаланың барлык районнарында да оештырыла. Шул сәбәпле, бу көнне үзәк урамнарның кайсыберләре вакытлыча ябылып торачак. Аларны урап үтү юллары картасы белән башкала хакимиятенең сайтында танышырга була.