

Красный Лучта асфальт заводы эшли башлады.
8 июнь көнне Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Луганский халык республикасында яңа эшли башлаган асфальт заводын ачуда катнашып, аның эшен башлап җибәрүдә катнашты.
Сәгатенә 60 тонна асфальт җитештерүче технологик комплекс Уфадан 20 майда озатылган иде.
Аннан тыш бирегә «Башкиравтодор» оешмасының 25 хезмәткәре дә командировкага юлланды. Алар юлларны төзекләндерүдә катнаша.
Радий Хәбиров шәһәр халкын яңарышлар белән котлады. Җәй дәвамында яңа комплекс Красый Лучта 170 чакрым юлны асфальт белән каплатачак.
" Хәзер юл эшләре тизрәк барачак - бүген без Башкортстаннан алып килгән асфальт заводын эшләтеп җибәрдек. Аны монтажлаганчы, чокырларны ремонтлау белән шөгыльләндек – озак еллар монда анысы да эшләнмәгән. Заводның эшли башлавы белән канәгатьмен. Шәһәр юлларын тәртипкә китерү өчен асфальт күп кирәк булачак”, – диде Радий Хәбиров.
Башкортстан Башлыгы юл төзүчеләр белән дә аралашты. Аларга тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, командировкаларын уңышлы тәмамлап кайтуларын теләде.
Красный Лучта Башкортстан Башлыгы төзелеп килүче балалар мәйданчыгында да булды. Ул Русия көнендә – 12 июньдә ачылырга тиеш. Бу социаль объектта да Башкортстан төзүчеләре эшли.
Әйткәндәй, безнең якташлар 1 июньдә Петровский шәһәрендә шундый бер мәйданчыкны ачты инде.
«Балалар бик шат, рәхәтләнеп уйныйлар. Безнең балаларга мондый шатлык бүләк иткән өчен зур рәхмәт сезгә, – диде Радий Хәбировка шунда яшәүче ханым. – Мондый зур ярдәмнәрегез өчен бөтен Башкортстанга рәхмәтлебез!».