

Дәүләт Думасына Русиядә традицион булмаган җенси мөнәсәбәтләрне пропагандалаган өчен 10 миллионга кадәр штраф кертү турындагы закон проекты тәкъдим ителгән. Әлеге башлангыч белән Севастопольнең законнар чыгару җыелышында чыкканнар.
Үзгәрешләрне РФнең административ хокук бозулар кодексына керетргә тәкъдим ителә. Гамәлдәге законга ярашлы, бүгенге көндә традицион булмаган җенси мөнәсәбәтләрне балигъ булмаганнар арасында пропагандалаган өчен генә штрафлар каралган. Закон проекты ярдәмендә бу маддәне гамәлдән чыгарып, ЛГБТ пропагандасы өчен яңа административ җаваплылык төре кертергә тәкъдим ителә. Күптән кирәк. Көнбатыш “толерантлыгы” безнең акылларга да акрынлап сеңмәгәе...
Чыганак: bashinform.ru