Яңалыклар
7 июнь 2022, 07:08

Сенаж чабуга төштеләр

Башкортстанда терлек өчен кышка мал азыгы әзерләү эшләре башланды.

Сенаж чабуга төштеләрСенаж чабуга төштеләр
Сенаж чабуга төштеләр

Республика аграрийлары каршында, гомум алганда, шартлы бер баш малга 27 центнер мал азыгы әзерләү бурычы тора.

БР авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов белдерүенчә, быел ике еллык мал азыгы әзерләүгә исәп тоталар.

 Быел 650 мең гектарда мал азыгы үстерелә. Шуның 436 мең гектарын күпъеллык үлән били. Әле Кырмыскалы, Учалы, Краснокама һәм Мәләвез районнарында сенаж чабуга төшкәннәр.

Әйткәндәй, былтыр җәйнең коры килүе аркасында күп хуҗалыклар мал азыгы сатып алырга мәҗбүр булган иде. Моның өчен чыгымнарның 50 процентын федераль бюджет субсидияләде. Гомум алганда, республика хуҗалыкларына бу максат өчен 434,3 млн. сум бүленде.

Фото: agroxxi.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас