

Форумда барлыгы 600дән артык редактор, республика һәм район басмалары журналистлары, блогерлар һәм эспертлар катнашты. Чарада тармакның актуаль мәсьәләләре һәм аңа дәүләт ярдәме күрсәтүнең төп эш юнәлешләре буенча фикер алышулар барды.
Радий Хәбиров журналист һөнәренең республика үсешендәге һәм анда яшәүчеләрнең консолидациясендә мөһим ролен билгеләде.
- Власть һәм журналистиканың үзара хезмәттәшлеге - мөһим мәсьәлә. Чөнки без һөнәри төпле аңлату эшләреннән башка һәм ул эшне яктыртмыйча торып, каршыбызда торган мәсьәләләрне чишә алмыйбыз. Соңгы ике ел эчендә без киңкүләм мәгълүмат чаралары белән бергә җитди сынау үттек. Коронавирус инфекциясе таралган чорда эпидемиологик чикләүләрнең эчтәлеген, коллектив иммунитетка ирешү өчен вакцина ясату мөһимлеген халыкка аңлаттык. Һәм без бүген бергәләп президентыбыз Владимир Путин эшчәнлеген, Русиянең тышкы сәяси курсын, дәүләтебезне нацизмнан саклау өчен Украина территориясендә махсус хәрби операция үткәрүне хуплыйбыз. Бу бурычларны уңышлы чишүдә журналистларның тоткан карашы аеруча мөһим.
Республика җитәкчесе пандемия чорын, шулай ук Украинадагы махсус хәрби операцияне объектив яктырткан журналистларга рәхмәт белдерде. Төбәк җитәкчесе урман янгыннарын бетерүдә көрәштә, социаль проектларны оештыруда ярдәм күрсәткән, катлаулы тормыш хәлендә калучыларга булышкан журналистларга да җылы сүзләрен җиткерде.
Радий Хәбиров Башкортстанда халыкара дәрәҗәдә үткән зур күләмле чараларны яктыртуга аерым тукталды. Алар арасында былтыр үткәрелгән Бөтендөнья фольклориадасы, Юниорлар арасында дөнья беренчелегенә спорт көрәше ярышлары, WorldSkills Russia милли чемпионаты финалы, Халыкара малтабарлык атналыгы аталды.
Башкортстан Башлыгы республикада милли киңкүләм мәгълүмат чараларының беренче форумы йомгаклары буенча ул кушкан эшләрнең планга ярашлы үтәлүен әйтте, төбәк хөкүмәтенә муниципаль һәм бәйсез басмалар редакцияләренә ярдәм күрсәтү мәсьәләләрен карарга кушты.