Яңалыклар
7 июнь 2022, 12:13

Мәгълүмат көче дәверендә яшибез

БР Башлыгы хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Урал Килсенбаев "Медиаҗыен" милли киңкүләм мәгълүмат басмаларының икенче форумында чыгыш ясаганда бүгенге көн - дәүләт киңкүләм басмалары, район басмалары дәвере һәм җәмгыять аларга ныграк ышана башлады, дип белдерде.

Мәгълүмат көче дәверендә яшибезМәгълүмат көче дәверендә яшибез
Мәгълүмат көче дәверендә яшибез

"Без, җәмгыять, социаль челтәрләр, район гәзитләре, республика басмалары аша килүче теләсә кайсы мәгълүматны кат-кат тикшерә торган яңа этапка чыктык. Нинди дә булса телеграм-каналдан мәгълүмат алган чакта, мәсәлән, "Башинформ"га керәбез һәм анда әлеге мәгълүмат бармы-юкмы икәнлеген карыйбыз. Әгәр ул анда булса, аңа ышанырга мөмкин, булмаса, димәк, фейк. Дәүләт киңкүләм мәгълүмат чараларының роле үскәннән-үсә бара, бүген кемнең иң беренче булып язуы түгел, ә кемнең гадел һәм объектив итеп башкаруы мөһим",- диде Урал Килсенбаев.

"Башинформ" буенча.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас