

Луганск Халык Респубикасыннан килгән балаларны БР премьер-министры урынбасары Азат Бадранов, БР Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин сәламләде.
Красный Луч шәһәре 20 нче санлы мәктәбенең химия укытучысы Анна Грибоедова балалар ялын оештырган өчен Башкортстан җитәкчелегенә һәм республика халкына рәхмәт хисләрен җиткерде. Укытучылары әйтүенә караганда, балалар Урал тауларын, Башкортстан табигатен күрергә, рәхәтләнеп күңел ачарга һәм ял итәргә хыялланганнар.
Балаларны республиканың иң яхшы ял лагерьларының берсе "Яшел имәнлек"кә ("Зеленые дубки") урнаштырдылар. Лагерьда алар өчен күптөрле кызыклы күңел ачу чаралары: табигатькә һәм истәлекле урыннарга экскурсия программалары әзерләнгән, республика башкаласы Уфа белән якыннан танышачаклар.
Балалар республикада 21 көн ял итәчәк. Җәйге сезон барышында Луганск Халык Республикасыннан килгән балалар өчен 8 смена оештыру каралган. Меңгә кадәр баланы ял иттерү күзаллана. Ел тәмамланганчы ЛХРның 300дән артык өлкән кешеләре республика шифаханәләрендә санатор-куррорт дәвалану алачак.
БР Мәгариф министрлыгы белдерүенчә, "Яшел имәнлек"тән тыш ЛХРдан килгән балалар Калтасы районының "Салют" сәламәтләндерү-белем үзәгендә, Мәләвез районының "Дружба" сәламәтләндерү комплексында һәм Илеш районының "Орленок" лагеренда җәйге ялларын үткәрәчәк.