

Быелгы җәй җылы көннәре белән шатландырырга ашыкмый кебек. Шуңа карамастан, республикада пляжлар ачыла башлады. Бу хакта бүген хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров хәбәр итте.
“Соңгы биш елда бездә пляжлар саны ике тапкырга артты: 68дән 137гә җитте, – диде ул. Аларның 52се – елгаларда, ә 85е сусаклагычларда, күлләрдә һәм буаларда ачылды. Бу күрсәткеч буенча Башкортстан Идел буе федераль округы төбәкләре арасында алдынгы урында бара. Әмма без моның белән генә тукталып калмыйбыз, 2024 елга республикада ким дигәндә 200 пляж булырга тиеш”.
Әлеге максатка ирешү өчен кешеләр күпләп ял иткән урыннарда район-шәһәр хакимиятләре, эшкуарлар һәм оешмалар белән бергә яңа пляжлар ачу эше оештырыла. “Су коену урыннары барып җитү өчен җайлы, ял итү өчен уңайлы һәм теләгән һәркемне сыйдыра алырлык булырга тиеш”, – дип белдерде Фәрит Гомәров.
Әлбәттә, пляжлар булу – яхшы хәл. Югыйсә, җиһазландырылмаган урыннарда су кергәндә күпме гомерләр өзелүе турында ишетеп торабыз. Шуңа Гомәров муниципалитетлар бәлаләрне кисәтү эшен оештырырга һәм су керү куркыныч яки рәхсәт ителмәгән урыннарга даими күз-колак булырга кирәклеген кисәтте.
“Быел, кабул ителгән чараларны исәпкә алып, су объектларында үлем күрсәткече кимер дип фаразлыйбыз. Яңа ачылачак өстәмә 27 пляж булуы да моңа булышыр, мөгаен. Бүген 91 пляж ял итүчеләрне каршы алырга әзер. Благовар, Краснокама, Стәрлетамак һәм Шаран районнары гына бераз артка сөйри”, – диде коткару ведомствосы җитәкчесе.
“Безгә нәрсәгә әзер булырга? – дип сораулы караш ташлады Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. – Безгә, гадәттә, җәй көне кешеләр күп килә. Әгәр эссе булса, алар судан чыкмаячак. 2019 елның җәен хәтерлисезме? Ул чакта бик күп кеше суга батып үлде. Шуңа һәр очракка әзер булырга, барысын да алдан хәстәрләргә кирәк”.
Әйткәндәй, республика сулыкларында ял итәргә теләүчеләр өчен Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты сайтында корылмалар белән җиһазландырылган пляжларның интерактив картасы урнаштырылган.