

“Җәйне онытылмаслык итеп ничек үткәрергә?” дигән сорауга балаларның күпчелеге “Отпуск алган әти-әниләр белән диңгез буенда су коену” я булмаса “Чит илгә сәяхәт кылу” дип җаваплар. Әлбәттә, мондый ялдан беркем дә баш тартмас иде. Әмма әти-әниләрнең отпускы җәйнең беренче көненнән үк башланмый шул... Аннары өч ай буе дәвам дә итми... Нишләргә соң? Монда, әлбәттә, иң беренче булып пионер лагерьләре искә төшә. Дөрес, бүген инде аларның максатлары да үзгә, шартлары да башка. Күпкә яхшырак!
Мәсәлән, Илеш районы балалар сәламәтләндерү лагере быел 48нче җәйге сменасын ачты. Республикадан гына түгел, күрше төбәкләрдән дә җыела анда балалар. Элеккечә “Орленок” дип аталса да, соңгы елларда лагерь танымаслык булып үзгәргән. Кайчандыр анда уңайлыклары булмаган дача йортлары гына булса, хәзер балалар барлык уңайлыклары булган ике катлы корпуста яши. Ул 2021 елда кулланышка тапшырылган. Әлеге яңа корпусны төзү проекты “Башнефть” оешмасы тарафыннан 2019 елда башкарылган һәм бер ел эчендә төзелгән. Шулай ук “Башнефть” яңа корпусны җиһаз, оргтехника, сантехника һәм башка кирәк әйберләр белән тәэмин иткән, лагерь территориясенә асфальт җәюдә булышкан.
Бүлмәләр дүрт урынлык. Бинаның бер башында - малайлар, икенче башында кызлар яши. Шул ук корпуста вожатыйлар яши. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен махсус җайланган бәдрәф, пандуслар бар. Йокы корпусы уку кабинетлары белән тәэмин ителгән, компьютер техникасы, проектор һәм экран бар. Уку-өйрәнү чаралары үткәрү үзе бер рәхәт!
Әлбәттә, балалар күпчелек вакытын бинада түгел, ә саф һавада үткәрергә ярата. Футбол, волейбол, баскетбол өчен спорт мәйданнары, тренажерлар белән воркуат аларны көтә.
Яңарышлар күп, әмма реконструкция моның белән генә төгәлләнмәячәк. Чөнки бу лагерьдә балалар ялын югары дәрәҗәдә үткәрер өчен бөтен шартлар да тудырырга тырышалар.
2021 елда лагерь 850 бала кабул иткән. Быел илешлеләр ял итүчеләр санын меңгә җиткерергә ниятли. Аларны 3 сменага кабул итәчәкләр.
1 смена 2 июньнән 22 июньгә кадәр дәвам итә. “Следопыт” тематикасын үз эчченә ала ул. Балалар туристик һәм туган якны өйрәнү юнәлешендә шөгыльләнә. Туган як табигате белән таныша, ориентирлашу нечкәлекләрен өйрәнә, квестлар үтә.
2 смена 25 июньнән 15 июльгә кадәр дәвам итә һәм “Полиглот” тематикасын үз эченә ала. Барлык чаралар, уеннар, ярышлар республикада яшәүче төрле халыкларның телләрен өйрәнүгә юнәлтелә. Шулай ук 2022 елда Русия халыклары мәдәни мирасы елы икәнен исәпкә алып, Русия халыклары сәнгатен, мәдәни мирасны саклау, мәдәни һәми тарихи һәйкәлләр өйрәнү булачак.
30 июльдән 19 августка кадәр дәвам иткән һәм “Балачакның медиаиҗаты” тематикасын үз эченә алган 3 сменага җыелучы балалар сәламәтлеген ныгыту белән беррәттән иҗат белән шөгыльләнәчәк. Төп эш кызлар һәм егетләрнең шәхси үзенчәлекләре, талантларын, осталыкларын ачуга юнәлтеләчәк.
Чаралар М.Акмулла исемендәге БДПУ студентлары, шулай ук УДНТУ, балалар сәнгать мәктәбе, балалар иҗаты үзәге укытучылары, спорт мәктәбе тренерлары, тарихи клублар белән берлектә оештырыла.
Путевкаларның хакына килгәндә 35900 сум тәшкил итә. Әмма “Детский кэшбэк” федераль программасында катнашу ата-аналарга түләнгән хакның 50% кайтарырга мөмкинлек бирә. Башкортстанда яшәүчеләргә 5934,60 сум күләмендә республика кэшбэгы кайтарылачак.
Тулырак мәгълүмат алу өчен түбәндәге координатларга мөрәҗәгать итә аласыз.
Телеграмм канал: https://t.me/orlenokilishc
“Вконтакте” төркеме: МАУ ДОЛ « Орленок » Верхнеяркеево (vk.com)
Бәйләнеш өчен телефон: +734762-5-33-32