+21 °С
Болытлы


Башкортстанның табигатьтән файдалану һәм экология министры итеп Нияз Фазылов билгеләнде. Шул хактагы указга республика Башлыгы Радий Хәбиров кул куйды.
Исегезгә төшерәбез, Нияз Фазылов министр вазифаларын 2022 елның 18 апреленнән башкарды. Аңа кадәр министрлыкны Урал Искәндәров җитәкләде, хәзер ул – Башкортстан Башлыгы ярдәмчесе.
Министрлыкка килгәнче Нияз Фазылов Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты җитәкчесе иде, аннары табигатьтән файдалану һәм экология министры урынбасары вазифасын башкарды.