Яңалыклар
4 июнь 2022, 07:30

Плитә салдылар

Монысы – дүртенчесе.

https://glavarb.ruhttps://glavarb.ru
https://glavarb.ru

3 июнь кичен Сибайда «Урал аръягы-2022» инвестицияләр сабантуе тәмамланды. Исәп буенча быелгысы дүртенчесе булды.

Чаралар ахырында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, хөкүмәт премьер-министры Андрей Назаров, Дәүләт Җыелышы рәисе Константин Толкачев, “Корпорация Туризм.РФ” җәмгыятенең башкарма директоры Сергей Красноперов Сибайның үзәк мәйданында истәлекле плитә салды. Ул инвестсабантуйга багышланды.

“Сибайга һәм Урал аръягына һәрвакыт аерым бер хис белән киләм. Бүген сезгә рәхмәт әйтеп, биредә эшсөяр, яхшы һәм гадел кешеләр яшәвен билгелисем килә. Сибай киләчәктә дә үссен һәм алга барсын. Ә республика сезгә һәрчак ярдәм итәчәк. Бәйрәм белән!” – диде Радий Фәрит улы.

Соңыннан ул Урал аръягының 14 уңганына дәүләт бүләкләре тапшырды.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас