

Ниһаять, яңгырлар туктап, көннәр җылынды. Чын җәй башланды, дип сөендек. Ләкин яңгырлар озакка китмәгән булып чыкты. Алар яңадан кайта, диләр синоптиклар.
Бүген, 3 июньдә, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар һәм яшен фаразлана. Шулай да термометр баганалары +22, +27 градуска кадәр күтәреләчәк.
Шимбә, 4 июньдә, республикада төнен дә, көндез дә кыска вакытлы яңгырлар явуы ихтимал. Шулай ук яшенле яңгырлар да көтелә. Төнен һава температурасы +9, +14 градус тирәсе булса, көндез термометр баганалары +18, +23 градус күрсәтәчәк, диләр Башгидрометүзәктән.
Сабантуйлар чоры башлана бит. Ә бәйрәм яңгырсыз була диме инде? Шулай бит? Алай да зыянлы яңгырлар була күрмәсен инде.