Яңалыклар
3 июнь 2022, 04:41

Цирк өчен акча табылырмы?

Уфадагы цирк бинасы 2017 елдан бирле ябык тора.

ufa.kp.ruufa.kp.ru
ufa.kp.ru

Кичә, 2 июньдә, Уфа хакимияте җитәкчесе Ратмир Мәүлиев, журналистлар белән очрашып, аларның сорауларына җавап бирде.

Сорауларның берсе инде 5 ел диярлек ябык торган Уфа циркына кагылды. Дәүләт циркын нинди язмыш көтә, дип кызыксынды киң мәгълүмат чаралары вәкилләре.

Башкала мэры әйтүенчә, бүген төп бурыч – әлеге объектны реконструкцияләү өчен федераль акчаларны җәлеп итү юлларын табу.

“Бу эш алып барыла. Үзәктән финанслар җәлеп итүгә ирешербез дип уйлыйм. Алга китеп, нәрсәдер әйтергә теләмим. Чөнки бу – безнең өчен мөһим объект”, – дип җавап бирде Ратмир Мәүлиев.

Исегезгә төшерәбез, Уфа циркы 2017 елның җәендә прокуратура тикшерүләре нәтиҗәсендә ябылды. Тикшерүчеләр ачыклавынча, 1968 елда төзелгән бина шактый какшаган, гөмбәз астындагы бетон конструкцияләр урыны белән җимерелгән. Мондый бинада цирк уеннары оештыру артистлар һәм тамашачылар өчен хәвефле.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас