Яңалыклар
2 июнь 2022, 06:05

Китаплары үз укучыларын табар!

"Бөрҗән районында туристик юнәлеш үсеш алган җирдә дә китап сату ноктасы ачылды",- дип язды Максим әфәнде Ульчев үзенең социаль челтәр битләрендә.

Китаплары үз укучыларын табар!Китаплары үз укучыларын табар!
Китаплары үз укучыларын табар!

Дуслар, мин сезне еш кына республикада китап нәшер итү эше белән таныштырып барам. “Китап” – Русиядәге иң эре нишриятләрнең берсе. Анда әдәби китаплардан тыш, республиканың бөтен мәктәпләрен тәэмин итәрлек уку әсбаблары бастырыла, ул шулай ук Башкортстанның китапханәләрен уникаль басмалар белән тулыландыра.

Без укучыларга якынрак булырга тырышабыз, яңа сату нокталары ачабыз. Бөрҗән районында туристик юнәлеш үсеш алган җирдә дә китап сату ноктасы ачылды. Китапларны тыюлыкның мәгълүмати-консультация үзәгендә ( Иске Субхангул авылы, Карат урамы, 2 санлы йортта) алырга мөмкин.

Хезмәттәшлек өчен Башкорт дәүләр табигый тыюлык директоры Айнур Илгиз улы Биембетовка рәхмәтемне җиткерәм. Бөрҗән ягына туристик агымның елдан-ел арта баруы шатлыклы күренеш. Биредә “Китап” нишрияте китаплары үз укучыларын табар дип ышанабыз.

Китаплары үз укучыларын табар!
Китаплары үз укучыларын табар!
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас