Яңалыклар
2 июнь 2022, 10:50

Бүген мировой судьялар бәйрәме

Мировой судьялар институтына республика җитәкчелеге тарафыннан һәрвакыт зур игътибар бирелде.

Бүген мировой судьялар бәйрәмеБүген мировой судьялар бәйрәме
Бүген мировой судьялар бәйрәме

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика җәмәгать юстициясенең 20 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты.

Республика җитәкчесе мировой судьяларның социаль мәсьәләләрне җайга салуда, кешеләрнең хокукларын һәм ирекләрен яклауда мөһим роль уйнавын билгеләп үтте. Шулай ук дәүләт бүләкләре дә тапшырды.
- Бу - Башкортстанның барлык халкы өчен дә истәлекле дата. Меңләгән кешенең язмышы сезнең компетентлылыкка, кабул ителгән карарларга бәйле. Күп кенә гражданнар төрле сәбәпләр аркасында бер генә тапкыр булса да мировой суд бусагасын атлап керә. Соңгы өч елда гына да сез 2 миллион карар чыгардыгыз. Бу нәтиҗәләргә  югары профессиональлегегез, мөһим һәм катлаулы миссиягезгә җаваплы каравыгыз нәтиҗәсендә ирешәсез, - диде Радий Хәбиров. - Аерым билгеләп үтәм, пандемиянең кызу чорында да мировой судлар үз эшен туктатмады. Алдагы еллар белән чагыштырып караганда хәтта күбрәк карады. Бу - бик зур фидакарьлек һәм чын батырлык. Моның өчен зур рәхмәт сезгә!
Мировой судьялар институтына республика җитәкчелеге тарафыннан һәрвакыт зур игътибар бирелде. 2006 елда без илдә беренчеләрдән булып мировой судья ярдәмчесе вазыйфасын керттек. Шул ук елны суд участоклары саны берьюлы 32 берәмлеккә – 183тән 215кә артты.
Башкортстан беренче булып мировой судьялар һәм суд приставлары арасында электрон документ әйләнеше системасын кертте, суд карарларын үтәү процессын сизелерлек тизләтте.
Беләм, бүген барлык мировой судлар да үз эше өчен лаеклы урын белән тәэмин ителмәгән әле. Шуңа бәйле рәвештә, республика Хөкүмәтенә яңа суд участокларында биналарны ремонтлау өчен өстәмә акча бүлеп бирүне йөклим.
Башкортстанның судьялар корпусы киләчәктә дә үз алдына куелган җитди мәсьәләләрне уңышлы хәл итәр дип ышанам.
Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, республика һәм ил хакына җаваплы хезмәтегездә уңышлар телим!

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас