

Корбан-бәйрәмне билгеләү сәбәпле июльдә республика халкын өстәмә ял көтә. Бу хакта төбәкнең Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгында хәбәр итәләр.
Быел Корбан-бәйрәм шимбә 9 июльгә туры килә. Шулай итеп, дүшәмбе 11 июль көнне ял итәчәкбез. 8 июльдә, җомга көнне эш көне бер сәгатькә кыскарачак.
Ислам диненең төп тантаналарының берсе – Корбан-бәйрәм Рамазан ае тәмамланып 70 көн узгач билгеләнә.
Корбан-бәйрәмне рәсми рәвештә Адыгея, Башкортстан, Ингушетия, Кабарды-Балкар, Карачай-Черкес, Татарстан һәм Чечняда билгелиләр.
Чыганак: bashinform.ru