

Бөтенрусия халык санын алуның якынча мәгълүматлары буенча, Русиядә миллионлы шәһәрләр саны берьюлы дүртәүгә арткан. Алар – Воронеж, Краснодар, Красноярск һәм Пермь. Хәзер бу шәһәрләрдә миллионнан артык кеше яши.
“Бүген илдә даими яшәүче халкы миллионнан арткан 16 шәһәр бар”, – диләр Росстаттан. Моңа кадәр, 2010 елгы җанисәп мәгълүматлары буенча, бу исемлеккә Волгоград, Екатеринбург, Казан, Мәскәү, Түбәнге Новгород, Новосибирск, Омск, Дондагы Ростов, Самара, Санкт-Петербург, Уфа,Чиләбе керә иде. Бу шәһәрләрнең барсында ил халкының чирек өлеше диярлек – 35,7 миллион кеше яши.
Русиядә, гомумән, 147,2 миллион кеше дип исәпләнә. 2010 ел белән чагыштырганда, ил халкы 1,4 процентка, ягъни 2 миллион кешегә арткан.
Болар – әлегә якынча саннар гына. Мәгълүматларны тулысынча эшкәрткәннән соң халык саны бераз артырга яки кимергә мөмкин, диләр Росстат хезмәткәрләре.