Барлык яңалыклар
Яңалыклар
27 Май 2022, 12:27

Их, хуш исле бәлешләре!..

Бөрҗән районының Ыргызлы авылында "Бәлеш бәйрәме" үткән.

Их, хуш исле бәлешләре!..
Их, хуш исле бәлешләре!..

Чарада олы яшьтәгеләр белән бергә уңган кызлар да катнашкан. Хуш исле бәлешләрнең исе генә түгел, төрлелеге дә башларны әйләндерерлек булган. Чара барышында һәр хуҗабикә бәлеш пешерү серләре белән бүлешкән, бары тик үзенең бәлеше иң шәп булуын яклап чыгыш ясаган. Чара барышында булдыклы хуҗабикә Фәния апа бәлеш пешерү буенча осталык дәресе үткәргән.
Мәдәни чараларда катнашкан өлгер, булдыклы, уңган хатын-кызларга әфарин! Әлбәттә, чара соңында иң-иңнәргә истәлекле бүләкләр тапшырылган. Бөрҗән мәдәният йортының художество җитәкчесе Гөлнара Күсәпова бу матур бурычны рәхәтләнеп башкарган.
Әйткәндәй, чара барышында халык уеннары да күрсәтелгән. "Гел шулай бердәм булып, тыныч тормышта шатланып яшәргә язсын",- дип, бәйрәмнән яхшы кәеф белән таралышкан бөрҗәнлеләр.
#ҡоролтай #ВсемирныйКурултайБашкир #башкиры #башҡорттар #рух #мәҙәниәт #мираҫ #ГодКультуры #МәҙәниәтЙылы #рухиәт #БурзянскийРайон #БөрйәнРайоны

Их, хуш исле бәлешләре!..
Их, хуш исле бәлешләре!..
Их, хуш исле бәлешләре!..
Их, хуш исле бәлешләре!..
Их, хуш исле бәлешләре!..
Их, хуш исле бәлешләре!..
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: