“Бөек осталар токымнары” бөтенрусия фестиваль-бәйгесенең читтән торып катнашучылар этабына эшләр 27 майга кадәр кабул ителә.
Анда илнең урта һәм югары уку йортларында белем алучылар катнаша ала. Яшь чикләве – 16дан 35 яшькә кадәр.
Бәйгедә катнашу өчен гаризаларны 27нче майга кадәр [email protected] адресына юлларга кирәк. Материалларга таләпләп фестиваль-конкурсның кагыйдәләрендә аңлатылган.
Финалга эләккәннәр исемлеге Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты сайтында https://bspu.ru/ һәм Русия Мәгариф министрлыгы сайтында https://apkpro.ru/ 15 июньгә кадәр урнаштырылачак.
Конкурсның финалы 6-9 июльдә безнең республикада үтәчәк.