+23 °С
Ачык
Бүген башкалада “Яңа икътисади шартларда предприятиеләр кооперациясе” халыкара фәнни-гамәли конгрессы бара.
Аның кысаларында кунаклар “Уфимский” индустрияләр паркының эшчәнлеге һәм хезмәтләре белән танышты.
Бүген “Уфимский” паркында 12 резидент һәм 7 кулланучы урнашкан. Резидентларның гомум инвестицияләр күләме 34,5 миллиард сум дип исәпләнә. Алар 600 яңа эш урыны булдыра.
Делегация вәкилләре “Кроношпан” компаниясенә дә сәяхәт кылды. Биредә алар предприятие чыгарган товарларны карады.