Барлык яңалыклар
Яңалыклар
26 Май 2022, 11:26

Синоптиклар җылыта, ди

Ә яңгырлар явудан туктармы?

Бу көннәрдә республикада җылытачак, һава температурасы 21 градускача күтәреләчәк, дип хәбәр итәләр Башгидромет үзәгендә.

Төбәкнең синоптиклары мәгълүматлар буенча, бүген, 26 майда, көн аязучан болытлы булачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явып узачак. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан,  секундына 8-13 метр тизлектә.  

Һава температурасы көндез +11, +16 градус.

27 майда  көчле  явым-төшем көтелми, көндез генә  кыска вакытлы яңгыр явып узуы ихтимал. Җил  көньяктан, көньяк-көнбатыштан, төнлә акрын исәчәк, көндез уртача тизлектә.

Һава температурасы төнлә +1, +6 градус, көндез һава 15-20 градуска кадәр җылыначак.

28 майда республикада янә кыска вакытлы яңгырлар фаразлыйлар. Җил көньяктан уртача тизлектә. Һава температурасы төнлә +7, +12 градус. Көндез +16дан +21 градуска кадәр җылы булуы көтелә.

Ямьле җәйләргә дә бик аз калды инде. Үзенең бертуктаусыз  яңгырлары белән яз тәмам аптыратты... Җәйләр ничегрәк килер икән?

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: