Барлык яңалыклар
Яңалыклар
26 Май 2022, 09:59

Путин Башкортстан солдатының хәлен белеште

Яраланган хәрби үзе турында сөйләде.

kremlin.ru
kremlin.ru

Ил җитәкчесе Владимир Путин Мәскәүдә П.В. Мандрык исемендәге госпитальдә булды.

Ул анда Украинадагы махсус операция барышында яраланган хәрби хезмәткәрләр белән очрашты, хәлләрен сорашты. Алар арасында Башкортстан солдаты да бар иде.

Ир-егет үзенең безнең республикада тууын, Амур өлкәсенең Благовещенск шәһәрендә Ерак Көнчыгыш гомум гаскәри команда училищесында укуын сөйләде.

“Президент яраланган солдатларның нинди шартларда дәвалануын даими контрольдә тота”, – дип бәян итте аның матбугат секретаре Дмитрий Песков.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: