Барлык яңалыклар
Яңалыклар
26 Май 2022, 18:53

Бушлай сәяхәт итәргә телисезме?

Мондый мөмкинлек бар.

https://morethantrip.ru
https://morethantrip.ru

Башкортстанда яшәүчеләрнең Русия буенча бушлай сәяхәт оту мөмкинлеге бар.

“Больше, чем путешествие” проекты ярдәмендә ил буенча бушлай сәфәр кылырга була. Чөнки “Русия – мөмкинлекләр иле” проекты һәм “Белем” Русия җәмгыяте җиңүчеләренә бушлай юллама бирелә.

Экскурсияләр, билгеле экспертлардан лекцияләр, мастер-класслар, тренинглар һәм социаль-мөһим проектлар – барлыгы 370 туристик программа әзерләнгән. Алар 3 көннән алып 6 айга кадәр исәпләнә. Географиясе искитмәле киң – илнең 79 төбәген күрергә мөмкин.

2021 елда Самара, Ырынбур, Казан, Киров, Ижау, Пермь һәм Түбәнге Новгородтан финалистлар Башкортстанга сәфәр кылды. Ә безнең җиңүчеләр Санкт-Петербургка юлланды.

“Suleyman Travel” экскурсияләр үзәге директоры Ләйсән Сөләйманова, “Кунакчыллык осталары” бәйгесе җиңүчесе булып, Кырымга сәяхәт откан. Аның әйтүенчә, мондый сәяхәтләр илнең байлыгын күрсәтә, патриотлык хисе тәрбияли.

Бу хакта тулырак мәгълүматны сылтама аша аларга була: https://morethantrip.ru/#contests 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: