Барлык яңалыклар
Яңалыклар
26 Май 2022, 14:57

Бер төшә дә, бер менә

Көн саен бер үзгәреш, дигәндәй...

b-port.com
b-port.com

27 майда Русия Банкы директорлар советы төп ставканы 3 процентка киметте. Шулай итеп, бүген төп ставка 11 процентка калды.

Исегездәдер, язын дөньяда хәлләр үзгәрә башлагач, төп ставканы 20 процентка кадәр күтәргән иделәр. Аннары, икътисадтагы үзгәрешләргә карап, апрель башында аны 17 процентка төшерделәр, ә ай ахырында 14 процентка калдырган иделәр.

Әлеге мәсьәлә буенча киләсе утырыш 10 июньдә булырга тиеш. Анда ни диярләр?

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: