Барлык яңалыклар
Яңалыклар
25 Май 2022, 11:23

Үзбәкстанга ешрак очачакбыз

Яхшы бит!

uznews.uz
Фото:uznews.uz

Бүгенге көндә республика Хөкүмәте төбәкнең  Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы белән бу мәсьәләне җентекле өйрәнәләр.  Бу хакта БСТ каналында узган брифингта БР Хөкүмәте премьер-министры урынбасары – икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов сөйләде.

–Ташкент белән туры элемтә бар инде, әмма безне аның ешлыгы канәгатьләндерми. Аннары, Үзбәкстан башка илләр белән беррәттән бу логистика чылбырларның үзәгендә. Шуңа күрә безгә бу товар үткәрә торган системаны төзү мөһим. Безнең өчен Агроэкспресс һәм Евразия экспрессы проектлары зур әһәмияткә ия. Һәм без зур, глобаль проектларны тормышка ашырганга күрә Казахстан һәм Үзбәкстан кебек стратегик партнерлар безнең өчен мөһим. Һәм инде монда, әлбәттә,  безнең өчен кирәкле килешүләргә кул куелган, бу җәһәттән без зур сорауларны тормышка ашырабыз, – диде Рөстәм Моратов.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: