Барлык яңалыклар
Яңалыклар
25 Май 2022, 11:47

Болон системасына "сырт белән"

Финанслар һәм мәгариф яки бакалавриат бетерелерме?      

Болон системасына "сырт белән"
Болон системасына "сырт белән"

Финанслар һәм мәгариф яки бакалавриат бетерелерме?  

 

Русия Фән һәм югары белем минстрлыгы  «Ъ» чыганагына Болон мәгариф системасыннан баш тартырга җыенуы турында фикерен раслаган.

Министр Валерий Фальков Русия үз мәгариф системасын эшләргә әзерләнә дип белдерә.

«Болон системасына үткәннәрдә калган эш дип карарга кирәк. Киләчәк безнең кабатланмас мәгариф системасы кулларында, ә аның нигезендә милли икътисад һәм һәр студент өчен киң мөмкинлекләр булырга тиеш», – диде министр «Ъ» чыганагына.

24 май көнне РФ Иминлек советы секретаре Николай Патрушев шул хакта белдерде. Аннан алда РФ Дәүләт думасы вице-спикер Петр Толстой һәм башкалар белдергән иде.

Бу көнгә Болон процессында 49 ил, бөтен Евросоюз, Бөек Британия, Казахстан, Әзербайбан, Төркия һ.б. катнаша. Белоруссия һәм Азиянең эре дәүләтләре – Кытай, Һиндстан, Япония, Төньяк һәм Көньяк Америка, Африка илләре аны кермәгән. 1999 елның  19 июнендә Болон декларациясенә кул куелган иде. Без 2003 елда кушылдык. Болон системасы ул дүрт ел –бакалавриатта, 2 ел магистратурада белем алудан гыйбарәт система.

Ниятләр акланмады, безнең югары уку йортлары дипломнарын чит илләрдә танымадылар, ә классик белем бирү шартлары юк ителде.

Ике баскычлы белем бирү системасы үзен акламады. Русия вузларында “белгечлек” программамасы буенча 5-6 ел укыту да дәвам итә.  Ике дистә белгечлек шул системага мотаҗ. Мәгариф системасы белгечләре Болон системасының уңышлы якларын саклап, аларны камилләштерергә тәкъдим итә.

«Известия»гә  ФТУ ЮИМ мәгариф институты баш фәнни хезмәткәре Ирина Абанкина: “Сәламәтлек саклау юнәлеше специалитетта калды, фәкать шәфкать туташларын әзерләү үзгәртелде. Теләсәң, килешеп, сөйләшеп, программаны биш елга калдырып була”.

Аның фикеренчә, Русия бу юнәлештә тиешле чараларны күрмәде, шул сәбәпле, безнең дипломнар – чит илдә, чит илләрнең дипломнары бездә исәпкә алынмады.

2024 елның 1 сентябреннән яңа белгечлекләр үз көченә керә.

 «Информацион-коммуникацион технологияләр», «Транспорт», «Социаль мохит һәм хезмәтләндерү мохите», «Мәгариф һәм педагогия фәннәре» һәм «Информатика, исәпләү техникасы һәм ясалма интеллект», «Урман хуҗалыгы һәм урман сәнәгате технологияләре» кебек эреләтелгән белгечлекләр һәм юнәлешләр була ул.

Мәгариф министрлыгы студентларга белем алу траекториясен үзгәртү мөмкинлеген киңәйтеп, «2+2+2» принцибын да куллану яклы.

Соңгы айларда Русиядә Болон мәгариф программасыннан баш тартучылар саны 66 процентка җиткән. Көнбатыш белән көчергәнешле хәлләр аны үстерә.

Әйткәндәй, Болон системасын кабул итү мәсьәләсен РФ Мәгариф министрлыгы хәл итмәгән, аны РФ Финанс министрлыгы кабул иткән!

Фото: molnet.ru

Болон системасына "сырт белән"
Болон системасына "сырт белән"
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: