Барлык яңалыклар
Яңалыклар
23 Май 2022, 19:52

Бабайда яңа ФАП ачылды

Калтасы районының Бабай авылында яңа ФАП ачылды.

Бабайда яңа ФАП ачылды
Бабайда яңа ФАП ачылды

Калтасы районының Бабай авылында яңа ФАП ачылды. Яңа бинаны төзүгә "Сәламәтлек саклау" милли проекты булышлык иткән.
2016 елдан алып Калтасы районында 10 фельдшер-акушер пункты төзелгән. Бабай ФАПы исә 300 кешене хезмәтләндерәчәк, шуларның 67се - балалар.
Мәгълүм булуынча, быел республикада 44 ФАП төзү күзаллана. Аларның барысы да халыкка сыйфатлы һәм заманча медицина ярдәме күрсәтәчәк.

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: