

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләр битләрендә Бөре районында үткәрелгән "Вакыт елгасы" фестивале турында хәбәр урнаштырды.
"Без һәр муниципалитетта үзенең үзенчәлекле вакыйгасы – районның визит карточкасы булырга тиеш, дигән фикергә килдек. Бу туристларны җәлеп итүгә дә эшләячәк. Бөре районында мондый чаралар берничә, ул, гомумән, "Вакыйгалар туризмы үзәге" исеменә дәгъва итә.
Биредә “Вакыт елгасы” дип аталган ике көнлек тарихи реконструкция фестивале узды. Барысы да 2016 елда, Башкорт дәүләт университетының Бөре филиалы башлангычы белән реконструкторлар һәм тарихчылар слеты үткәргәч башланды. Ә 2020 елда фестиваль - Russian Event Awards вакыйгалы туризм өлкәсендә “Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган иң яхшы туристик вакыйга”, 2021 елда – “Иң яхшы тарихи юнәлештәге туристик вакыйга” номинацияләрендә җиңү яулады.
“Вакыт елгасы”нда катнашучылар XII гасыр ахырыннан башлап төрле чорларның көнкүрешен һәм сугышларын реконструкциялиләр. Бу - 1812 елгы Ватан сугышы, беренче Бөтендөнья сугышы, Бөек Ватан сугышы. XVIII гасырда яшәгән күчмә башкортларны да күрергә була. Фестивальгә мәктәп укучыларын җәлеп итү дә бик уңай күренеш.
Башкортстанны алга этәргәннәре һәм безнең халыкта тарихка карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләгәннәре өчен оештыручыларга рәхмәт. Бу, чыннан да, мөһим", - дип язды ул.