Яңалыклар
20 Май 2022, 10:52

Бизнес – турлар

Табигый объектлар игътибар үзәгендә.

Бизнес – турларБизнес – турлар
Бизнес – турлар

Табигый объектлар игътибар үзәгендә.

 

Гафури районы территориясендә кунакчыллык индустриясен үстерү белән кызыксынучы инвесторлар өчен район хакимияте хезмәткәрләре оештырган бизнес-турлар старт алды.

Бизнес-турларда катнашучылар туризм өлкәсендә инвестицион проектларны гамәлгә ашыру өчен иң матур һәм кызыклы урыннарга бара - беренче кунаклар Курорта авылы янында туристлык объектларын урнаштыру участокларында булды. Әлеге җир кишәрлекләре рекреацион билгеләнештәге җирләргә күчерелде. Аннан соңгы объект Ташлы авылындагы «Солнечный» балалар лагере мәйданчыгы – балалар өчен шифаханә-курорт ялын үстерү өчен перспектив урын.

- Туризм өлкәсендәге проектларны тормышка ашыруның төп этапларының берсе - җир эзләү. Күптөрле факторларны исәпкә алырга кирәк: уңайлы урнашуы, транспорт үтемлелеге, туристларны җәлеп итүчәнлеге. Һичшиксез, бу юнәлештә эшне дәвам итәргә кирәк, – диде эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.

Турда катнашучылар маршрутындагы соңгы локацияләр Имәндәш авыл Советында, Җилем елгасы буенда уникаль табигый объектлар – Акташ кыясы, Уклы-кыя һәм Киндерле мәгарәсе янындагы җир участоклары булды.

Гафури районы хакимияте башлыгының эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре буенча урынбасары Рамил Әхмәтов турлар барышында эшкуарларга җир участокларын рәсмиләштерү процедурасы, шулай ук туризм өлкәсендә бизнеска ярдәм итунең гамәлдәге чаралары турында сөйләде. Турның йомгаклау этабы - «Эшкуарлык сәгате» форматында узган киңәшмәдә проектларны тәкъдир итү булачак, берничә проект инде быел ук тормышка ашырылачак.

– Без киң партнерлыкка әзер һәм инвесторлар өчен уңайлы шартлар тәэмин итәчәкбез. Безнең багланышлар нәтиҗәле булыр һәм яхшы нәтиҗәләр китерер дип ышанабыз, – дип ассызыклады Рамил Әхмәтов.

 

Бизнес – турлар
Бизнес – турлар
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас