

Нинди чара?
Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында узачак Халыкара яшьләр икътисади форумына теркәлүне башлады. Форум 18 июньдә Санкт-Петербургның «Экспофорум» конгресс-күргәзмә үзәге мәйданчыгында узачак. Конкурста катнашу өчен 18-35 яшьлек эшкуарлар чакырыла.
– Халыкара яшьләр икътисади форумы - стратегик мөһим мәйданчык, анда Башкортстан эшкуарлары эре халыкара экспертлар белән төп икътисади һәм сәяси мәсьәләләр буенча фикер алыша алачак. Яшьләр эшкуарлыгын үстерү буенча Бөтенрусия программасы һәм "Яшьлек.Бизнес" төбәк программасы кысаларында безгә яшь эшкуарларның бердәм комитетын булдыру мөһим. Анда безнең төбәк вәкилләре эшлекле элемтәләрне киңәйтә һәм үз бизнесларын киң колачлый алачак, – дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасының Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе Яна Гайдук.
Халыкара яшьләр икътисади форумы яшь эшкуарларны һәм белгечләрне, югары һәм урта белем бирү оешмалары студентларын, яшь галимнәрне, лидерларны һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләрен берләштерәчәк. Форум берничә юнәлешне үз эченә ала: инновацияләр һәм стартаплар, халыкара һәм төбәкара хезмәттәшлекне үстерү, яшьләргә патриотик тәрбия бирү һәм башкалар.
Фото: ruzaria.ru