Яңалыклар
19 Май 2022, 09:00

Июньдә “коры законлы” көннәр көтелә

Алты көн алкоголь сатылмаячак. 

www.9111.ruwww.9111.ru
www.9111.ru

Билгеле булуынча, майда соңгы кыңгырау бәйрәме көннәрендә кибетләрдә алкоголь сатылмый.

Әйткәндәй, июньдә дә “коры закон”лы көннәр шактый булачак. Чөнки Сабантуй көннәрендә спиртлы эчемлекләр сату тыела. Ә июньдә 3, 4, 11, 12, 18ендә сабан бәйрәмнәре үтәчәк.

Бу закон Сабантуй үткән муниципалитет территориясенә генә кагыла. Мондый тәҗрибә 2019 елдан эшли.

27 июньдә – Яшьләр көнендә дә, гадәттә, алкоголь сатылмый.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас