Яңалыклар
18 Май 2022, 05:17

Сәяхәт өчен яңа җирләр бар

 Сәмәрканда туры рейс ачылса...

Сәяхәт өчен яңа җирләр барСәяхәт өчен яңа җирләр бар
Сәяхәт өчен яңа җирләр бар

 Сәмәрканда туры рейс ачылса...

 

17 майда Үзбәкстанга сәфәр вакытында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Сәмәркандның гүзәл урыннары белән танышты.

 Бу сәфәр вакытында аларны Сәмәрканд өлкәсе хакименең урынбасары Ойбек Мирзабеков озатып йөрде.

Радий Хәбиров аның белән Уфадан, туризм максатында, туры һава юлларын ачу турында сөйләште.

"Башкортстан туристлары өчен Сәмәркандны ачасы килә. Безнең халык өчен турлар, турыдан-туры рейслар оештыру-сәяхәт итү мөмкинлеге булдыру. Моңа омтылачакбыз", - дип язган Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә.

"Сәмәрканд-хәзерге замандагы шәһәрләр арасында иң борынгыларының берсе һәм дөнья дәрәҗәсендәге эре туристик үзәк. Монда, чыннан да, карар нәрсәләр бар. Самаркандның архитектура һәм тарихи һәйкәлләре ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән.

Алар арасында, мәсәлән, танылган Гур-Әмир мавзолее –Тамерлан каберлеге һәм башка бик күп истәлекле урыннар бар. Башкортстанда да Тамерлан, аның республика территориясендә булуы белән бәйле тарих бар. Чишмә районында 14нче гасырның гаҗәеп һәйкәлләре бар, һәм без халык өчен бу урыннарны ачу турында уйлыйбыз. Сәмәрканд, аның музей һәм тарихи комплексларының тәҗрибәсе безгә бик кирәк булачак"

Фото: 

traveltimes.ru

Сәяхәт өчен яңа җирләр бар
Сәяхәт өчен яңа җирләр бар
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас