

Башкортстаннан беренче хатын-кыз Эверест тавы башына күтәрелгән. Вероника Зарипова планетаның иң югары ноктасына 17 майда иртәнге 4.00 сәгатьтә барып җиткән.
Вероника әйтүенчә, ул – Русиядән Эверест түбәсенә күтәрелгән 12 хатын-кызның берсе.
“Эверест башында – Башкортстаннан беренче хатын-кыз. Мин барыгызны да яратам. Хуплавыгыз, көч биреп торуыгыз өчен рәхмәт!” – дип язган Вероника үзенең социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә.
Вероника Зарипова Уфадан эшкуар һәм альпинист Сергей Белкин артыннан күтәрелде.
Исегезгә төшерәбез, Белкин Эверестка 12 майда иртәнге 6.00 сәгатьтә барып җиткән иде. Ул 8848 метр югарылыкта Башкортстан республикасы әләмен урнаштырды.