

Башкортстанда сабантуйларның кайда кайчан үтәчәге расланды.
Быел беренче сабантуй 27 майда Зилаерда үтәчәк.
3 июньдә сабан бәйрәмен Сибай халкы билгеләячәк.
4 июньдә сабантуйлар Әлшәй, Архангель, Авыргазы, Баймак, Бакалы, Балтач, Бишбүләк, Гафури, Дәүләкән, Дүртөйле, Кырмыскалы, Күгәрчен, Куергазы, Мәләвез, Миякә һәм Федоровка районнарында оештырыла.
11 июньдә сабантуйлар Әбҗәлил, Аскын, Балакатай, Белорет, Бөре, Благовещен, Бөрҗән, Ярмәкәй, Зианчура, Иглин, Илеш, Кыйгы, Краснокама, Кушнаренко, Мәчетле, Мишкә, Нурман, Салават, Стәрлебаш, Тәтешлы, Туймазы, Уфа, Учалы, Хәйбулла, Чакмагыш, Чишмә, Яңавыл районнарында узачак.
12 июньдә Дуван районы бәйрәм итәчәк.
18 июньдә сабантуйлар Бәләбәй, Борай, Бүздәк, Караидел, Ишембай, Стәрлетамак, Шаран районнарында һәм Межгорье шәһәрендә булачак.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров кул куйган Указга ярашлы, халык бәйрәме быел да ковид таралудан саклану чараларын исәпкә алып оштырылачак, медицина хезмәткәрләре кизү торачак.