Яңалыклар
15 Май 2022, 05:09

Дәваханә артында яңа парк булырмы?

“Күңелсез түгел” паркы өчен тавыш бирү бара.

Кырмыскалы районы үзәгендә яңа парк барлыкка килергә мөмкин.

Әлеге башлангычны Кырмыскалының көньяк-көнчыгыш микрорайонында яшәүчеләр күтәреп чыккан. Әмма халык телендә “дәваханә артында” дигән территориядә парк барлыкка килсен өчен бераз активлык күрәстергә кирәк булачак. Атап әйткәндә, урындагы халыкка https://02.gorodsreda.ru/ сайтында парк өчен тавыш бирү сорала. Тавышларны 30 майга кадәр биреп була.

Җиңгән очракта, 2023 елда биредә “Күңелсез түгел” дигән исемле парк барлыкка киләчәк.

Төзелеш эшләре ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Уңайлы шәһәр мохите” милли проекты кысаларында башланырга мөмкин.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас