Барлык яңалыклар
Яңалыклар
14 Май , 15:12

"Үзгәрешләр җиле"

Радий Хәбиров социаль челтәрләрендә пост язган. 

"Үзгәрешләр җиле"
"Үзгәрешләр җиле"

“Баймак. Үзгәрешләр  җиле” – кече шәһәрләрдә һәм тарихи биләмәләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыру  проектлары бөтенрусия конкурсы җиңүчеләренең берсе. 2020 елда  Башкортстанда андый җиңүчеләр 13 булса, 2021 елда – 6. Без матур, заманча, яхшы уйланылган җәмәгать киңлекләре Уфада гына түгел, бар республикада барлыкка килсен дип омтылабыз. Бу эштә федераль конкурслар безгә бик ярдәм итә.

Моңа кадәр Баймак үзәгендәге бу мәйданда парковка урнашкан иде. Хәзер исә без булачак амфитеатр чалымнарын күрәбез, тиздән монда сәхнә, коры фонтан, җәяүлеләр өчен сукмаклар, эскәмияләр, чүп савытлары барлыкка киләчәк.

Эшләр озакка сузылды, подрялчы оешманы алмаштырырга туры килде. Әмма мотлак рәвештә бу матурлыкны ахырына кадәр җиткерәчәкбез. Шәһәрдә яшәүчеләр һәм кунаклар өчен бу иң популяр урынга әверелер дип ышанам”. 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас в