Барлык яңалыклар
Яңалыклар
13 Май 2022, 16:21

Җәй ничек килер?

Синоптиклар үз фаразларын хәбәр итте. 

Гидрометүзәкнең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд русиялеләргә җәен нинди һава торышы булачагын сөйләде. Быел җәй салкын булмаячак дип вәгъдә итте ул.

Синоптик сүзләренчә, һава температурасының нормада яисә бераз югарырак булуы көтелә. “Җәй эссе яисә салкын булачак дигән фаразларга ышанырга кирәкми”, – ди ул.

Бүгенгә билгеле мәгълүматларга ярашлы, июньдә  Төньяк-Көнбатыш федераль округының көнчыгышында, Урал федераль округының күпчелек өлешендә, Себер федераль округының шактый өлешендә һәм Якутиянең көнбатышында уртача айлык һава температурасы нормадан югарырак булачак. Төньяк-Көнбатыш федераль округының көнбатышында, Үзәк федераль округының төньягында, Идел буе федераль округының күпчелек өлешендә һәм Якутиядә һава температурасы былтыргыдан түбәнрәк булачак.

Төньяк-Көнбатыш федераль округының көнбатышында, Үзәк федераль округның  төньягында һәм Идел буе федераль округының күп өлешендә июльнең  салкынрак килүе ихтимал.

Үзәк   һәм Көньяк федераль округларының көнбатышында, Себер федераль округының көньяк-көнчыгышында, Бурятиядә һәм Байкал аръягында августта һава температурасы  нормадан җылырак булачак. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас в