Барлык яңалыклар
Яңалыклар
13 Май 2022, 15:26

“Нур” ябылмый!

 Театрның түбәсенә ни булган?

“Нур” ябылмый!
“Нур” ябылмый!

 Театрның түбәсенә ни булган?

 

Уфа «Нур» татар дәүләт театры 1 июньнән ремонтка ябылу турындагы мәгълүматны кире какты. Искәртеп үтик, кичә «Өфө вакыты» программасында бу хакта театр актрисасы, Башкортстан һәм Татарстанның атказанган артисты Дамира Сәетова хәбәр иткән. Театр җитәкчелеге бу темага ачыклык керткән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.

«Әйе, җәй көне театр түбәсен ремонтлау эшләре планлаштырыла, әмма театрның иҗади эшендә бернинди үзгәрешләр дә каралмаган. Коллектив гадәти штатлы режимда эшләячәк. Июнь репертуары буенча спектакльләр театрның зур һәм кече залларында тәкъдим ителәчәк. 1-15 июньдә җәйге мәктәп лагерьлары вакытында балаларга әкиятләр күрсәтеләчәк», – дип белдергәннәр яраткан театрыбызның матбугат хезмәте белгечләре.

Театрның 30нчы сезонын 23 июньдә ябу планлаштырылган. Бу көнне «Нур» театры артистлары Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган «Әлдермештән Әлмәндәр» комедиясе премьерасын тәкъдим итәчәк.

Барыйк, дуслар, театрга!

Фото: kudaufa.ru

“Нур” ябылмый!
“Нур” ябылмый!
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас в