

Соңгы кыңгырау бәйрәменә багышланган чаралар көнне республикада алкогольле эчемлекләрне берәмләп сатуга тыю кертелә. Бу хакта Сәүдә министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр.
Быел 9 сыйныфлар өчен соңгы кыңгырау 18 майда узачак. 11 сыйныф укучылары исә ул 25 майда яңгыраячак.
Тантаналы линейкаларны уздыру даталарын төбәкнең Мәгариф министрлыгы тарафыннан билгеләнгән.
“2007 елның 1 мартында чыккан 414-3 санлы законга ярашлы, тыю кибетләрдә алкоголь продукциясен сатуга кагылачак. Җәмәгать туклануы предприятиеләренә бу тыю кагылмый”, – диләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Чыганак: bashinform.ru