Яңалыклар
12 Май 2022, 07:58

Марс һәм Юпитерны күргәнегез бармы?

29 майда "кызыл" планета белән "газ гиганты" очрашканын күреп булачак. 

Уфа планетарийсы.Уфа планетарийсы.
Уфа планетарийсы.

29 майда гаҗәеп астрономик күренеш булачак. Бу искиткеч хәлне күрер өчен иртәнге 05.00 сәгатьтә күккә карарга кирәк.

05.03 сәгатьтә республика күгендә Марс һәм Юпитерның кушылуын күреп булачак. Бу иртәдә планеталар горизонт өстеннән берьюлы диярлек – Кояш чыгуга 1 сәгать 50 минут кала – безнең вакыт белән 03.00 сәгатьтә күтәреләчәк. Һәм таң алдыннан көнчыгышта горизонт өстеннән 7 градус югарылыкта күренәчәкләр.

“Аларны табуы кыен булмаячак. Юпитер иң якты йолдыз булып күренәчәк. Марс яктылыгы буенча тоныграк, аны Юпитердан астарак һәм уңдарак күреп булачак”, – дип аңлаталар Уфадагы планетарийдан. 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас