

Яңа өч көнлек эш атнасы 11 майдан алып 13 майга кадәр дәвам итәчәк. 2022 елга булган Җитештерү календарена ярашлы, киләсе озайлы яллар безне Русия көнен бәйрәм итү белән бәйле 11-13 июньдә көтә.
Русия көне – 12 июнь – якшәмбегә туры килә. Шуңа да ял көннәре шимбәдән (11 июнь) алып дүшәмбегә (13 июнь) кадәр булачак. Эш атнасы 4 көн тәшкил итәчәк.
Быел Яңа ел алдыннан соңгы озайлы яллар Халыклар бердәмлеге көне белән бәйле 4–6 ноябрьгә туры килә.
Рострудта хәбәр итүләренчә, эш көне булмаган бәйрәм көннәре оклад алучы хезмәткәрләргә эш хакын киметеп түләүгә сәбәп була алмый.
Моннан тыш, оклад билгеләнмәгән хезмәткәрләргә эш көне булмаган бәйрәм көннәре өчен өстәмә түләү түләнә (алар бу көнне эшкә җәлеп ителмәсә дә). Бу түләүнең күләме коллектив килешү яисә норматив акт нигезендә билгеләнә.
Чыганак: tass.ru