Яңалыклар
11 Май 2022, 10:42

Гомер озынлыгын арттыру хакында

Пенсионерлар арасында иң популяр юнәлешләрнең берсе – туризм.

Гомер озынлыгын арттыру хакындаГомер озынлыгын арттыру хакында
Гомер озынлыгын арттыру хакында

БР Хөкүмәтендә үткән оператив киңәшмәдә гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова “Башкортстанда озын гомерлелек” проектының тормышка ашыру барышы хакында сөйләде.

Былтыр эпидемиологик хәлгә бәйле кыенлыклар булса да, проектка җәлеп ителүчеләрнең гомум саны 500 мең кеше тәшкил иткән.

“Башкортстанда озын гомерлелек” проектының мөһим өлеше – укыту. 2021 елда якынча 2,5 мең кеше “Өченче буын университеты” программасы кысаларында яңа белем һәм күнекмәләр алган, финанс, хокукый, санлы, компьютер грамоталылыгы курслары үткән. 72 кеше “Зирәк күнекмәләр” төбәк чемпионатында катнашкан. 
Пенсионерлар арасында иң популяр юнәлешләрнең берсе – туризм. Өлкән буын вәкилләре арасында “Уфа кунакларны каршы ала”, “Бөре – тарих һәм хәзерге заман”, “Красноусольскиның изге чыганакларына”, “Геопарк Торатау” һәм башка программалар уңай бәяләнә. 
Радий Хәбиров бу программаны финанслауны арттырырга кушкан иде. Киңәшмәдә ул бу хакта әйтте. Өч тапкыр арттырганнан соң, сумма 16 миллион сумга җитәчәк. 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас