

”Эш атнасын туган мәктәбемдә, Р. Гарипов исемендәге беренче республика гимназия-интернатында дәүләт әләмнәрен күтәрү һәм гимн башкарудан башладым.
Глобалистларның ышандыруына карамастан, милли дәүләт үз гражданнарын глобаль куркынычлардан, пандемия булсынмы ул, хәрби янау яки икътисади кризисмы, яклый алырлык бердәнбер институт булып тора. Бүген, меңләгән егетләребез, гомерләрен куркыныч астына куеп, дәүләт мәнфәгатьләрен яклаганда дәүләт символларына игътибар ул безнең армия һәм флотка теләктәшлек һәм ярдәм күрсәтү дигән сүз.
Җиңү көненең яхшы дәвамы. Быел узган 9 Май бөтен Русия өчен аеруча әһәмиятле булды.
8 майда «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе белән «Патриот»
парк ачыла. Анда «Авангард» үзәгендә 1 июньнән беренче 200 унынчы сыйныф укучысы башлангыч хәрби әзерлек үтә башлый. Бу парк күпләргә ошар дип уйлыйм. Чөнки ким дигәндә анда илдәге иң зур һәм бай трасса барлыкка киләчәк”, –дип язды социаль челтәрләрдә Азат Бадранов.