

Башкортстан басуларында 1 млн 81 мең гектарга язгы культуралар чәчелгән. Бу чәчү кампаниясендә планлаштырылган эшнең 50 проценты дигән сүз.
Чәчү эшләренең ничек баруы турында БР Хөкүмәтендә үткән киңәшмәдә БР Премьер-министры урынбасары, БР авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов хәбәр итте.
Иң күбе - 723 мең гектар мәйданда иген һәм кузаклы культуралар чәчелгән. Майлы культуралар - 259 мең гектар, шикәр чөгендере 28,1 мең гектар мәйданда чәчелгән.
–Быел язгы чәчү эшләре узган ел белән чагыштырганда иртәрәк бара. Май азагына язгы культураларны чәчеп бетерәчәкбез, – ди министр.