

Русия Премьер-министры Михаил Мишустин 8-17 яшьләрдәге балалары булган аз керемле гаиләләргә яңа түләүләр башлануы хакында игълан итте. 3,5 миллион балага 2,5 миллионнан артык гариза язылган. Бу социаль ярдәм чарасы РФ Президенты Владимир Путинның башлангычы буенча кертелде.
- Ата-аналар өчен уңайлы, чөнки күпчелек очракта аларга ниндидер өстәмә белешмә-кәгазьләр тапшырырга кирәкми. Түләүләрне билгеләр өчен кирәк булган белешмәләрне җаваплы органнар дәүләт мәгълүмат системаларыннан ала, - дип аңлата Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова.
Исегезгә төшерәбез, 2020 елдан БР Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы линиясе буенча 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларга айлык акчалата түләү бирелә. 1 майга бу яшьтәге 86 813 балага айлык түләүне (3 яшьтән 7 яшькә тиклем) республикада 73 342 гаилә ала, 41 413енә түләү 100 процент күләмендә билгеләнгән.