Яңалыклар
6 Май 2022, 04:59

Бәйрәм көннәрендә һава торышы ничек булыр?

Алда безне дүрт көнлек яллар көтә.

Язгөл СафинаЯзгөл Сафина
Фото:Язгөл Сафина

Апрель ахырында җәй көннәрендәге кебек кыздырган иде. Ләкин май һава торышы белән артык сөендерергә ашыкмый кебек.

“Гисметео” порталы мәгълүматлары буенча, алда торган дүрт көнлек бәйрәмнәрдә болытлы һава торышы һәм яңгырлар фаразлана.

7 майда башкадала үзгәрүчән һава торышы һәм җил көтелә. Термометр баганалары төнен +3 градуска кадәр төшсә, көндез җылытачак: һава температурасы +19 градуска кадәр менәчәк.

8 һәм 9 май көннәрендә дә һава торышында артык үзгәреш фаразланмый. Шулай булса, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган чараларны барып күрергә була.  

10 һәм 11 майда һава торышы үзгәрәчәк. Һава температурасы бераз түбәнәячәк, термометр баганалары +10 градус тирәсе күрсәтәчәк һәм яңгыр явачак, дип фаразлый синоптиклар.

Соңгы вакытта иртәнге һава торышы кичкә ярамый, диләр. Шуңа әлеге фаразларның үзгәрүе дә ихтимал. Шулай да көннәр җылы һәм матур торыр дип ышанасы килә. Бәйрәм белән бергә җир эшләрен дә башкарасы бар бит әле.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас