

Республика автомобилистларына машина сатып алгач, 10 көн дәвамында дәүләт теркәве үтмичә йөрергә рөхсәт иттеләр. Тиешле башлангычны Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатлары төбәк җитәкчесе Радий Хәбировка юнәлттеләр.
“Транспорт чараларының юлга чыгуга кагылышлы аерым моментлары закон тарафыннан җайга салынган. Эш шунда, гамәлдәге Юл хәрәкәте хәвефсезлеге кодексына ярашлы, автомобиль ЮХХДИдә теркәү үтмичә юлга чыга алмый. Димәк, машина сатып алган хәлдә водитель аны исәпкә куя алмый булып чыга, чөнки теркәү үтмичә юлга чыгарга ярамый. Чынында исә бу очракларда ЮХХДИ инспекторлары машина хуҗаларына дәгъва белдерми иде, әмма бу төгәлсезлекне тиз арада хәл итәргә кирәк иде”, – ди парламент рәисе Константин Толкачёв.
Чыганак: bashinform.ru